3 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре “Могҗизалар вакыты” дигән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Яңа ел белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. да котлады. Ә Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әйлән – бәйлән ясадылар, “Теләкләр шары”, “Яңа ел флешмобы”, “Йолдызчык” һәм башка уеннар уйнадылар. Әти-әниләр дә читтә калмады. Чара барышында “Әдәби алан” проектында катнашучы балалар да бүләкләнде. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның балалары да аерым котланды. Бәйрәмнән һәркем канәгать калып, бүләкләр һәм шәп кәеф белән таралышты.