«Новогоднее веселье»- балалар өчен чыршы бәйрәме

2026 елның 2 гыйнвары, җомга

2 январь көнне Чабья-Чурчи авыл клубы балалар өчен яңа ел чыршысы үткәрелде . Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Балаларны котларга һәм алар белән бергә күңел ачарга Кар Кызы һәм Кыш Бабай, клоун. тылсымчы һәм Төлке-Патрикеевна килде. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар, шигырьләр  сойлэделэр, Яңа ел чыршысы янында биеделәр һәм әйләнделәр, яңа ел җырлары башкардылар, уеннар, конкурсларда катнаштылар. Яңа ел программасы катнашучыларның һәм тамашачыларның күңеленә хуш килде! Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм бизәкле чыршы балаларга могҗиза тудырды. Спектакльнең башыннан ук әкият геройлары балаларны экиятнең тылсымлы дөньясына җәлеп итте. Тамаша тәмамлангач, истәлеккә фотография ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International