Яңа ел - иң көтелгән һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сихерле дип атыйлар. Без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең тормышка ашуын көтәбез.
31 декабрь көнне Чабья -Чурчи авыл клубында " Тылсымлы бәйрәм-Яңа ел!». Бәйрәмдә авыл халкы һәм төрле яшьтәге кунаклар катнашты.Һәркемне матур бизәлгән Яңа ел чыршысы көтә иде.
Тамашачылар өчен бәйрәм кичәсе программасы әзерләнде. Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисе бүләк итте.