Бу чараның төп максаты балаларга дуслыкның нәрсә икәнен, чын дус нинди булырга тиешлеген сөйләү, дуслык кагыйдәләре турында таныштырудан гыйбарәт иде. Балалар "дусларча кул кысышу", "ягымлы сүз"дигән мавыктыргыч һәм кызыклы уеннарда бик теләп катнаштылар. Бу уеннарда җиңелүчеләр юк иде. "Буратино"әкиятеннән күренеш күрсәттеләр. Балалар дуслык кагыйдәләрен истә калдырдылар, дус булырга кирәк һичшиксез көчсезләрне һәм безне чолгап алган һәркемне рәнҗетергә кирәкми. Очрашу татлы ризыклар белән тәмамланды.