Ел саен 12 декабрьдә илебездә Конституция көне билгеләп үтелә.Россия Федерациясе Конституциясе - илебезнең һәр гражданы белергә тиешле закон. Конституциячел нормаларны аңлау һәм аларны куллана белү җәмгыять тормышын гадел итә һәм безнең хокукларыбызны яклауны тәэмин итә. Конституция югары юридик көчкә ия һәм илнең бөтен территориясендә кулланыла.
Конституция көнендә Олы Нырты авыл китапханәсе һәм Чәбия-Чурчи авыл клубы мөдирләре «Илнең төп законы» дигән тематик сәгать үткәрделәр. Чарада илебез гражданнарының хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.
Катнашучылар «Конституция турында без нәрсә беләбез?» интеллектуаль уены барышында Россия Федерациясенең Конституцион төзелеше нигезләре турындагы белемнәрен яңарттылар.