10 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбендә «Курайның җырлы чишмәсе» дигән мастер – класс үткәрделәр. Күп кенә балалар курайны беренче тапкыр уйнап карадылар. Катнашучыларга курай уйнаганда сулышның, телнең, бармакларның бер үк вакытта эшләве кирәк икәне аңлатылды. Курайда уйнау алымнары күрсәтелде, балалар белән татар халык көйләре уйналды.