“Синең батырлыгың үлемсез” - патриотик сәгать

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

   7 декабрьдә Ватан Геройлары көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Синең батырлыгың үлемсез” дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бу көннең тарихы, Россия Геройлары, аларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Дан ордены кавалерлары, Советлар Союзы, Социалистик хезмәт Геройлары турында исләренә төшерделәр. Аерым тема булып бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар торды. Чара барышында тематик күргәзмә дә тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International