“Талант һәм ихтыяр көче” - мәгълүмат сәгате

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

  5 декабрь көнне Мөмкинлекләре чикле булганнар ункөнлеге кысаларында Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Талант һәм ихтыяр көче” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең хәзерге вакытта, элек тә ирешкән уңышлары һәркемгә үрнәк булып торырлык. Аларның тормышы, хезмәте, эшчәнлеге – зур батырлык. Авырлыкларга карамый яшәү, тормышка сөенү, иҗат белән шөгыльләнү өчен үзләрен кулга ала алганнар. Чара шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар Н.Островскийның “Корыч ничек чыныкты”, Б.Полевойның “Повесть о настоящем человеке”, Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләре белән таныштылар. К.Шафикова, Г.Сагиров, Р.Шарипов һәм З.Шаһбанның иҗаты турында искә төшерделәр. Шулай ук мөмкинлекләре чикле булып та, бөтен дөньяга танылган композитор, җырчы, шагыйрь, спортчылар турында презентация тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International