Инвалидлар декадасы «Капелькой согреем душу»

2025 елның 10 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими игътибар кирәклеген җәмгыятькә чираттагы искәртү ул. Һәрбер кеше игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә ала. Билгеле булганча, инвалидларның проблемаларының берсе-аралашу җитмәү. Инвалидлар декаднигында Чабья-Чурчи авыл клубы актив катнашты. Безнең авылда мораль ярдәм, игътибар һәм җылы сүз кирәк булган инвалид кешеләр яши.   3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында шашка буенча ярыш узды. Катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

4 декабрьдә «Капелькой согреем душу» дип исемләнгән очрашу оештырылды, Рәсимә Нәҗмиева янына бардык, аңа күчтәнәч бирдек. Ул бик шат иде һәм рәхмәт белдерде.

   5 декабрь көнне Олы Ныртыда мәдәният йортында авыл китапханәсе һәм Чабья-Чурчи авыл клубы белән берлектә "Күңел жылысы" исемле мөмкинлекләре чикләнгән авылдашлар өчен кичә-очрашу үткәрелде. 9 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында узган «Дуслар җыелган җирдә" концертында авылдашларыбыз белән район мәдәният йортында булдык булдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International