«Киләчәккә куркынычсыз»темасына сәламәтлек сәгате

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне кысаларында 5 декабрьдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре фельдшер белән «Киләчәккә куркынычсыз»дигән темага сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Бу бәйрәм түгел, ә глобаль проблемага игътибар иткән һәм кеше тормышының кыйммәтен аңлаган көн. Чараның максаты-сәламәт һәм куркынычсыз яшәү рәвешен пропагандалау.Балаларга куркыныч төркемнәре, ВИЧ һәм СПИДны йоктыру юллары һәм профилактикасы турында сөйләделәр. Бу авырулар үз-үзеңне тоту авырулары булып тора, һәм йогышланудан саклану өчен куркынычсызлыкның билгеле бер кагыйдәләрен үтәргә кирәк, дип билгеләп үтелде. Укучылар кызыксындырган сораулар биреп, әңгәмәдә актив катнаштылар.Очрашу ахырында ФАП фельдшеры Аделя Бәшәрова балаларны сәламәт һәм актив тормыш алып барырга, сәламәтлегебез һәм киләчәгебез бары тик үзебездән генә торганын истә тотарга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International