«Һәрвакыт булсын әни! " дигән бәйрәм кичәсе

2025 елның 7 декабре, якшәмбе

Әниләр көне – иң якын кешегә тагын бер тапкыр мәхәббәт һәм рәхмәт сүзләрен әйтү, ананың юмарт йөрәкләре, аларның кайгыртучан һәм ягымлы куллары өчен ихтирам күрсәтү өчен менә дигән сәбәп бу.30 ноябрь көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Әниләр көненә багышланган «Һәрвакыт  булсын  әни! " дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр.».Үзешчәннәр әниләрне җырлары, шигырьләре белән сөендерделәр.Авыл мәдәният йорты каршындагы клуб берләшмәләрендә шөгыльләнүче яшь артистлар матур биюләр башкардылар.Башкаручыларның осталыгы, ярдәмчеллеге һәм кызыксынучанлыгы аркасында, һәр чыгыш тамашачылар өчен дә, катнашучылар өчен дә чын бәйрәмгә әверелде. Чарада әниләр төрле конкурсларда катнаштылар, балалар белән телефон брелокалары ясадылар.Чара чәй эчү һәм бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International