4 ноябрь көнне Яңа Мичән мәдәният йортында 1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр барган «Алтын кий» бильярд турниры җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Турнир Россия Федерациясендә "Ватанны саклаучылар елы" ябылуга багышланган чаралар кысаларында узды. Чара Россия Федерациясе гимнын тыңлап ачылды һәм бер минут тынлык белән һәлак булган геройлар хөрмәтләнде.Тантаналы котлау һәм музыкаль номерлар белән мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.А. чыгыш ясады. Маркёр итеп бертавыштан 40 еллык физкультура укытучысы, "РСФСР халык мәгарифе отличнигы", "ТР атказанган укытучысы"- Мостафин Р. С. сайланды. Турнирда чын - чынлап дустанә спорт атмосферасы хөкем сөрде. Партияләр арасындагы тәнәфесләрдә катнашучылар башка уеннарда да үз көчләрен сынап карый алдылар. Алар арасында шахмат, шашка, нард һәм домино. Барлык катнашучылар да югары дәрәҗә осталык күрсәттеләр һәм призлы урыннар өчен кыю көрәштеләр.
Алтын кий" турнирында катнашучыларның барысын да котлыйбыз! Без булдырабыз!
p { color: #000000; line-height: 100%; text-align: justify; orphans: 0; widows: 0; margin-bottom: 0cm; direction: ltr; background: transparent }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.cjk { font-family: "Source Han Sans CN Regular"; font-size: 14pt; so-language: ru-RU }p.ctl { font-family: "Lohit Devanagari"; font-size: 12pt; so-language: ru-RU }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }