3 декабрь көнне Сулэ авыл клубы, Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авыл клубы һәм Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре Билгесез солдат көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы геройлары обелискы янында тарих сәгате үткәрделәр. Бу датаның Россиядә барлыкка килү тарихы, сугыш кырларында халыкның каһарманлыгы, сугышчан батырлыгы, Совет кешеләренең үлемсез батырлыгы, үз гомерләре бәрабәренә Ватаннарын саклап сугыштан әйләнеп кайтмаган, исемнәре билгеле булмаган кешеләр турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышы вакытында һәлак булган совет сугышчыларының батырлыклары, меңләгән сугышчылар, Кызыл Армия командирлары, шулай ук үлгән урыннарында ятып калганнар турында сөйләделәр.