Иҗат сәгате «уйлап чыгарып, иҗат итәбез,»

2025 елның 16 ноябре, якшәмбе

16 ноябрь көнне Олыяз мәдәният йорты мөдире Юлбат мәдәният йортында «уйлап чыгарып, иҗат итәбез,» дигән иҗат сәгате үткәрде.Иҗат сәгатен төрле иҗат өчен кулланылырга мөмкин һәм без аны бүген «Кулинария сәнгате»  өчен кулландык, «Шоколадлы кекс» көненә багышладык.Чара башында Шоколадлы кекс төрләре белән таныштылар һәм катнашучылар үзләре "Брауни"кексын пешерделәр. Безнең кекслар пешкән арада, балалар шулай ук кызыклы эш барышында-мини кексларны бизәүгә кушылдылар.Иҗат сәгатендә һәр катнашучы үзенең илһамын тапты, ,фантазияләрен ачты һәм эш барышында канәгатьләнү генә түгел, үзләренә охшаган бизәкле кекслар да ясый алдылар. Бу эш  ахырына "брауни"да әзер иде.Барысы да утырышып, кайнар кекс һәм туңдырма ашадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International