«Ана йөрәге» тематик бэйрэм программасы

2025 елның 1 декабре, дүшәмбе

30 ноябрьдә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Бу- календарьда бала тәрбияләүче барлык хатын-кызларга карата мәхәббәт, җылылык һәм эчкерсез хисләр белән тулы үзенчәлекле бәйрәм. Ул беркемне дә битараф калдырмый, безнең һәрберебез өчен әни-җир йөзендәге иң якын кеше бит. Әһәмиятле дата алдыннан, 30 ноябрь көнне,Чэбья-Чурчи авыл клубы «Әни йөрәге»дигән тематик концерт программасы үткәрде. Концерт номерлары тамашачыларга бүләк булды. Әниләр һәм эиләр б чыгышларны  сокланып карадылар һәм чын күңелдән шатландылар. Кунаклар үзләре дә бик теләп конкурсларда катнаштылар, яраткан җырларын җырладылар, мәкальләрне искә төшереп, зирәклекләре белэн уртаклаштылар. Алар шулай ук бер-берсен бу искиткеч бәйрәм белән җылы котладылар. Кичә күңел җылысы һәм уңайлы атмосферада  чәй эчу белэн  тәмамланды. Бу кичәне оештыруда булышкан иганәчебез Агъләмов Маратка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International