1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Шурасы республиканың дәүләт символларының берсе буларак хәзерге Татарстан флагын кабул итә. Флагның авторы-Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. Татарстан флагы көне уңаеннан викторина элементлары белән "Татарстан символлары" тематик сәгате үткәрде. Катнашучылар флагны булдыру һәм раслау тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада катнашучылар Татарстан гимнын башкардылар