"Без каршы терроризмга" - квест-уен

2025 елның 28 ноябре, җомга

28 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортына кешелекнең гомуми бәласе-терроризмга багышланган квест-уенга Лесхоз урта мәктәбенең 2 класс укучылары чакырылды. Уен башланыр алдыннан балаларга ни өчен бу теманың бүген аеруча актуаль булуын аңлаттылар. Аннары барысы бергә террорчылыкка билгеләмә бирделәр һәм террорчыларның кемнәр икәнен, аларның максатлары нинди икәнен ачыкладылар.

Балалар квест-уенның барлык этапларында да мавыгып катнаштылар: «дөрес эшлә» тест-викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «куркынычсызлык» кроссвордын чиштеләр, зыян күрүчеләргә беренче медицина ярдәме күрсәттеләр. «Телефон терроры» этабында янау очрагындагы гамәлләрне телефон аша (карточкаларда басылган) 2 төркемгә бүлделәр: «дөрес эшлим» һәм «шулай эшләргә ярамый» һәм «нәрсә яхшы, нәрсә начар» этабындагы мәгънәләре буенча сүзләрне ачыкладылар.

Укучылар уенның кызыклы, танып белүчән һәм файдалы булуын билгеләп үттеләр һәм педагог белән бергә үткәрелгән чара өчен мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. Ә без чараның оешкан, тыныч, катнашучылары төпле булуын билгеләп үттек.

Әгәр дә бәла-каза килеп чыкса, алар бүгенге квестны искә төшерә һәм барысын да дөрес эшли алырлар, үз гомерләрен һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап кала алырлар дип өметләнәбез. Ләкин тагын да күбрәк безнең беребезгә дә бу куркыныч бәла - террорчылык белән очрашырга туры килмәс дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International