«Туган жиргә кайтты кайтмаганнар "Хәтер китабы"на төренеп" - иҗат-отчет концерты

2025 елның 19 ноябре, чәршәмбе

19 ноябрь көнне татар Икшермәсе авыл клубында район фестивале кысаларында Мишә авыл җирлегенең «Туган җиргә кайтты кайтмаганнар ""Хәтер китабы"на төренеп " дип исемләнгән отчет концерты булды. ул Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батырлар истәлеген мәңгеләштерү, тирән рәхмәт белдерү максатында үткәрелде. Концерт башланыр алдыннан клуб фойесында кыр кухнясы эшләде, анда бөтен тамашачы ботка һәм кайнар чәй белән сыйлана ала иде.

Концерт барышында сугыш еллары җырлары, Җиңү җырлары, клуб берләшмәләрендә катнашучылар, мәктәп укучылары башкаруында шигырьләр һәм биюләр яңгырады, алар театральләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды.  Болар барысы да-Ватан өчен сугышкан һәм җиңгән кешеләргә рәхмәт хисләре белән сурарылган иде. Бөек Ватан сугышы фронтларында башларын салганнарны һәм бу көнгә кадәр яшәп өлгермичә бездән киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алынды. Без Бөек Җиңүебезнең нинди бәягә яуланганын истә тотарга тиеш! Хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз! Тамашачылар саны 35 кеше. Концерт өчен кергән барлык акчалар СВО катнашучыларына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International