концерты
22 ноябрь көнне, Кече Кибәче авыл клубында, Олы Нырты авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре " Туган җиргә кайтты кайтмаганнар" Хәтер китабы" на төренеп" дигән исем астында иҗат- отчет концерты куелды.Күргәзмә өлешендә Бөек Ватан сугышына, Афганистан, Чечня , махсус операциягә багышланган тарихи истәлекләр халыкка тәкъдим ителде. Сәхнәгә куелган һәрбер күренеш - ул елларның дәхшәтен , авырлыгын тасвирлады.Экранда барган презентация дә исә, сугыш вакытындагы авырлыкларны җиңеп чыккан, көчле рухлы халкыбызга дан җырланды. Патриотик рухта әзерләнгән концерт- һәркемнең йөрәгендә Туган илебезгә карата горурлану хисләре уятты. Ахырдан, Саба мәдәният бүлеге начальнигы Загидуллин Рөстәм Фидаиль улы оештыручыларга , килгән тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.