" Сәламәт булу-актив яшәү»

2025 елның 14 ноябре, җомга

14 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында өлкәннәр катнашында " Сәламәт булу-актив яшәү» дигән чара узды. Сәламәтлек-кешегә тумыштан бирелә торган кыйммәтле бүләк ул. Ләкин бу бүләкне кеше үзе генә саклый һәм арттыра ала. Хәзерге дөньяда сәламәтлек турында кайгырту көннән-көн актуальләшә бара, бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен. Даими физик күнегүләр активлыкны сакларга, кәефне яхшыртырга һәм актив тормышны озайтырга ярдәм итә. Сәламәт булу-актив булу дигән сүз. Стресс һәм утырып яшәү рәвеше нормага әйләнгән заманча дөньяда үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәклеген истә тоту аеруча мөһим. Чөнки сәламәт булганда гына чын-чынлап тормыштан ләззәт алырга, куелган максатларга ирешергә һәм бәхетле булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International