13 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Без тәмәке төтененнән башка яшәү яклы» дигән чара булып узды. Тәмәке тартуның организмга зарарлы йогынтысы турында һәркем белә. Шуңа да карамастан, безнең зур планетабызның һәр шәһәрендә һәм һәр торак пунктында тәмәке тартучылар күп. Көн саен хәтта бер тәмәке тартучы кеше үзенең, шулай ук үзен чолгап алган кешеләрнең сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян сала. Кызганычка каршы, һәр кеше дә тиз генә тәмәке тартуны ташларга сәләтле түгел. Кайбер кешеләр бу зарарлы гадәт белән гомер буе көрәшәләр. Тәмәкене даими куллану никотинга бәйлелек тудыра. Яшүсмерләр белән тәмәке тартуга каршы әңгәмә узды.