«Гомерләр кайтавазы» концерты

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

5 ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы һәм үзешчәннәр белән берлектә «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә «Гомерләр кайтавазы» концерты үткәрделәр. Концерт программасы Халыклар бердәмлеге көненә багышланган иде. Программа халык, заманча җырлар, гармунга җырлар, матур шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең ялгыз чыгышлары һәм импровизацияләре белән тамашачыларның күңелен яулап алдылар, залда кабатланмас атмосфера тудырдылар. Ахырда ял итүчеләр әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International