Әдәби – музыкаль ял кичәсе «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска»

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Октябрь — кар көткән яңгырлы ай,

Хезмәт, мәхәббәт, җәйге күңелле көннәр нәтиҗәсе.

Кеше тормышы алдында баш иеп тору билгесе итеп

Көз өлкәннәр бәйрәмен бүләк итә.

 

Көзге календарьда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тулган, рәхмәт сүзләре әйтәсе, кешеләргә аеруча игътибарлы буласы килгән гадәти булмаган дата бар - бу 1 октябрь, Халыкара өлкәннәр көне. Россиядә 10 көн дәвамында билгеләп үтелә торган бәйрәмне-зирәклек, игелелек һәм хөрмәт итү көне дисәк , матурырак, яхшырак яңгырый. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 7 октябрь көнне Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре «Иң мөһиме - күңел белән картаймаска» исемле  әдәби – музыкаль ял кичәсе оештырдылар. Чал чәчләр,  җыерчык пәрәвезләренең күз төпләренә ятуы куркыныч түгел. Иң мөһиме, кеше күңелендә яшь булырга тиеш. Һәр заманның үз шатлыклары, үз төсләре бар бит. Елның һәр фасылы үзенчә матур булган кебек, тормышыбызның яшь «заманалары» да кабатланмас.

Чара башында мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре кадерле кунакларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәмне гаиләләрчә, чәй эчеп, җылы дустанә атмосферада билгеләп үттеләр, анда авылдашлар ял итәргә, тормыштан сөенергә, бер-берсен котларга һәм, әлбәттә, үзләренең яраткан җырларын концерт мәйданчыгында түгел, үзләренең яраткан иптәшләре, авылдашлары өчен җырларга җыелдылар. Синең өчен дустың җырласа, тагын да ни кадерлерәге бар!

Хуш исле чәй янында катнашучылар лаеклы ялдагы шөгелләре турында , үз тормышларыннан кызыклы вакыйгалар сөйләделәр. Кичә буе котлау сүзләре яңгырады. Кунактагы әби-бабайлары өчен балалардан концерт номерлары да яңгырады. Күңелле җырлар, шаян тарихлар, шигырьләр һәркемгә ошады.

Кичәбез бик күңелле истәлекләр һәм бердәмлек тойгысы гына калдырып, бер сулышта узып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International