4 ноябрьдә, Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Кукмара урта мәктәбе укучылары өчен "Ябалакта кунакта" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша үткәрделәр 3. Кунаклар әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, көзге бүләкләр җыйдылар, төрле биремнәр башкардылар. Экскурсия көзнең төрле бүләкләре белән чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.