«Россия – ул без» патриотик сәгате

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

4 ноябрьдә ел саен Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Халыклар бердәмлеге көне-үзара аңлашу, шәфкатьлелек, кешеләр турында кайгырту бәйрәме. Бу илебез территориясендә яшәүче йөз туксан милләт кешеләренең бердәмлеге бәйрәме. Бәйрәм уңаеннан 4 ноябрь көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз урта мәктәбе укучылары өчен «Россия – ул без» патриотик сәгате үткәрелде.

Чара Россия Федерациясе Гимны белән башланып китте. Аннары балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, рус геройлары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский белән таныштылар, алар ярдәмендә Россиядә болганчык чор тәмамланды һәм Россия тарихының яңа этабы башланды. Шулай ук күпмилләтле илебез, кәсепләр һәм һөнәрләр, мәдәният һәм сәнгать, Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм кухнясы турында сөйләштек.

Ә мәгълүматны ныгыту өчен «Бердәмлектә безнең көч» викторинасы үткәрелде, анда балалар ил тарихына, бәйрәмгә, шулай ук Россия дәүләте символларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр.

Безнең Ватаныбыз Россия-гаять зур ил! Анда руслар гына түгел, төрле милләт кешеләре яши! Дус булганда гына без бәхетле яши алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International