30 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Кукмара шәһәреннән килгән кунаклар өчен "Ябалакта кунакта" дигән театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Кунаклар төрле әкият геройлары белән очраштылар, мини-зоопаркта булдылар, Убырлы карчыкның төрле биремнәрен үтәделәр. Барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды һәм сәяхәттән бик канәгать калдылар.