2 ноябрь көнне Олы Нырты мәдәният йортында Шыңар мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Ахмак куян” дип исемләнгән әкият –тамаша күрсәтелде. Балалар куян кызы , хәйләкәр төлке , акыллы керпегә ияреп әкият дөньясына кереп киттеләр. Алар куян кызы белән берлектә хәйләкәр төлкедән качу юлларын эзләделәр. Әсәрнең музыкаль бизәлеше , куелу осталыгы һәркемдә уңай тәэсир калдырды. Каникулның бер көне балалар өчен кызыклы һәм файдалы үтте. Нәниләребез әлеге тамашадан күтәренке кәеф белән таралды.