«Әкияттә кунакта" - тематик сәгать

2025 елның 29 октябре, чәршәмбе

Бу атнада «Ләйсән» балалар бакчасында Китаплар атналыгы уза. Тугры дус — яхшы китаптан башка тормышны күз алдына китерүе кыен. Дөньяда бик күп китаплар бар — кечкенә һәм зурлары, бик юка һәм калыннары. Аларның һәркайсы безгә гаҗәеп илгә юл ача. Дөньяның бер генә картасында да булмаган илне- Әкият илен. Шул уңайдан 29 октябрьдә Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әкияттә кунакта" дигән тематик сәгать үткәрделәр. Башта нәниләргә китапның нәрсә икәнен, нинди китаплар була, китаплар белән ничек эш итәргә кирәклеген сөйләделәр. Аннары балалар янына әкияти мәче килде. Балалар мәче белән бергә «Шалкан» китабын төзеделәр. Хәтта "Алтын көз" газетасын чыгарырга да өлгердек. Тематик сәгать кызыклы, бай эчтәлекле, ә иң мөһиме балаларның дөньяга карашын үстерү өчен файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International