"Тылсымлы кыңгырау" туристлык маршруты көзге каникул вакытында да актив эшен дәвам итә. 27 октябрь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба урта мәктәбенең 8 сыйныф укучыларын каршы алдылар. Убырлы карчык кунаклар өчен төрле биремнәр һәм уеннар әзерләде. Балалар барлык биремнәрне дә рәхәтләнеп үтәделәр, шуннан соң тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Балаларны кыңгырауларның күплеге һәм музейдагы уникаль кыңгыраулар гаҗәпләндерде. Шулай ук балалар өчен камыр ризыклары белән чәй эчү оештырылды, шуннан соң балалар кыска метражлы фильм карадылар. Туристлык маршруты мастер-класс белән тәмамланды, анда балалар агач кыңгырауларны рәхәтләнеп бизәделәр.