Сәламәтлек сәгате- «Спорт-ышанычлы, тугры дус»

2025 елның 31 октябре, җомга

30 октябрь көнне Чабья - Чурчи авыл клубында сәламәт яшәү рәвешенә һәм спортның файдасына багышланган «Спорт - ышанычлы, тугры дус»  дигэн сәламәтлек сәгате узды. Спорт – ул тормыш икәнен барысы да белә. Спортның балалар өчен файдасы шик тудырмый. Яхшы форма саклап калу һәм авырмас өчен спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә һәм чыныгырга кирәк. Бу хакта Чабья- Чурчи авыл клубы һәм Олы нырта авыл китапханәсе мөдире чарада катнашучылар белән әңгәмә корды. Балалар һәм өлкәннәрдән торган ике команда туп, шарлар, кеглиләр  белән спорт эстафеталарында катнашты. Китапханәче катнашучыларга сәламәтлек турында китаплар һәм журналлар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International