«Минем әти иң яхшысы!" - күңелле стартлар

2025 елның 18 октябре, шимбә

Әтиләр көне алдыннан 18 октябрьдә Лесхоз мәдәният йортында "Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә «Минем әти иң яхшысы!" дип исемләнгән куңелле уеннар үткәрелде. Анда әтиләр һәм аларның балалары катнашты. Бәйрәм шатлык, көлү һәм уңай хис-кичерешләр белән тулы иде.

Чараның программасына төрле эстафеталар кертелгән иде, алар катнашучыларга спорт күнекмәләрен генә түгел, ә команда рухын, дуслык һәм бер-берсенә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Һәр катнашучы үзенең иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә тырышты. Әтиләр үзләрен кайгыртучан ата-аналар гына түгел, чын профессионаллар да итеп күрсәттеләр.

Чара барлык катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте һәм гаилә бәйләнешләрен ныгытты. Бәйрәм тагын бер тапкыр баланың тормышында атаның роле никадәр мөһим булуын һәм уртак шөгыльләрнең никадәр шатлык китерүен күрсәтте.

Барлык катнашучыларга да бик яхшы команда уены өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International