Балалар өчен сәяхәт «Күңелле көзге каникуллар»

2025 елның 30 октябре, пәнҗешәмбе

Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм китапханәсе, Язлы Арташ һәм Чәбия Чүрчи авыл клублары хезмәткәрләре 28 октябрь көнне балалар өчен «Күңелле көзге каникуллар» экскурсиясен оештырдылар. Экскурсия вакытында балалар район мәдәният йортында «Элио» фильмын карадылар, «Гаилә» паркында һәм Сабинка елгасы буенда йөрделәр. Экскурсияне тәмле аш белән тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International