«Минем әтием-минем герой»

2025 елның 18 октябре, шимбә

Әтиләр көне-Россиядә чагыштырмача яңа, күптән түгел генә рәсми статус алган бәйрәм. Бу искиткеч бәйрәм алдыннан 18 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында «Минем әтием-минем герой» дип исемләнгән чара узды. Башта барысы да әтиләр көне бәйрәменең барлыкка килү тарихын белделәр. Аннары чарада катнашучы һәркем күңелне нечкәртеп, үз әтисе турында сөйләде. Икенче өлештә катнашучыларның һәркайсы үзләренең яраткан әтиләрен, туганнарын һәм кадерлеләрен сурәтләде, алар белән вакыт үткәрү күңелле һәм җиңел. Чара төрле конкурслар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International