10 октябрьдә Лесхоз мәдәният йортында "Оста куллар" клуб берләшмәсе осталары квилинг техникасы буенча мастер-класска җыелдылар. Квиллинг-ул бөтерелгән озын һәм тар кәгазь кисәкләреннән композицияләр ясау сәнгате. Мондый шөгыльнең файдасы аермачык, бигрәк тә өлкән кешеләр өчен. Квиллинг хәтерне стимуллаштыра, образлы фикерләүне һәм күз үлчәмен үстерә, вак моториканы һәм сөйләм функцияләрен камилләштерә. Мастер-класста катнашучылар иҗат атмосферасына кызыксынып чумдылар һәм уңай хис-кичерешләр алдылар.