"Яшәгез сез мәңге яшь булып" - өлкәннәр көненә багышланган концерт программасы

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

1 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу олы яшьтәгеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү көнендә, Лесхоз мәдәният йорты һәм китапханә үзешчәннәре, волонтерлар чыгыш ясады. Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр безнең мәхәббәткә, кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Программа дәвамында социаль хезмәт алучылар халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н., «ТР Инвалидлар җәмгыяте» Саба районы оешмасы рәисе Миңнегулов А. И., Казан шәһәре волонтерлары, директор Равилин Р. Р. һәм үзешчәннәрдән үз адресларына чын күңелдән нык сәламәтлек һәм актив озын гомер, ышаныч, өмет теләкләрен ишеттеләр.

Яшьлеккә багышланган җырлар һәм биюләр залны энергия һәм шатлык белән тутырды. Концерт ике буынның очрашу урыны булды, анда һәркем ярдәм һәм аңлау тоя алды. Картлар йортындагы концерт - буыннар арасындагы бәйләнешнең нык һәм әһәмиятле булуына ачык дәлил. Бу күркәм мизгелләр музыка һәм иҗатның безне яшькә карамастан берләштерүен раслый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International