Традиция буенча бәйрәм көннәрендә ,өйдә күңелсез булганда, авыл мәдәният йортында без ял кичәләре яки утырмалар үткәрәбез. Теләге булган һәркем дуслары белән аралаша һәм өй мәшәкатьләреннән ял итә ала. 9 октябрь көнне Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре ,авыл китапханәсе белән берлектә, «Көзге кич безгә бик күңелле булды.." дигән исем астында кич утыру оештырдылар.Әлеге чарада кунаклар һәм авыл халкы катнашты. Табышмаклы шаян номерлар, күңелле конкурслар, җырлар, биюләр әзерләнде. Дустанә атмосферада программада катнашучылар борынгы җырлар җырладылар, көнкүреш әйберләре турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Безнең әби-бабаларыбызның озын кичләренничек үткәрүләре турында сөйләштеләр. Кичәдә катнашучылар активлык күрсәтеп кенә калмадылар, бер-берсенә бәйрәм кәефе дә бүләк иттеләр. Вакыт күңелле һәм сизелмичә үтеп китте, бу кич утыру үзе турында җылы истәлекләр калдырды.