5 октябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан «Алтын еллар»дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм дәвамында өлкәннәр үз адресына ихлас теләкләр ишеттеләр, алар өчен Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр һәм Казан кунагы Рөстәм Хөсәенов башкаруында яраткан җырлар яңгырады. Бүген алар рәхәтләнеп аралаштылар, яшьлекләрен искә алдылар, күп кенә бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Бәйрәм атмосферасы беркемне дә битараф калдырмады. Проблемалар турында онытып һәм күңелләре белән ял итеп, барысы да бик күп уңай хис-кичерешләр алды. Кичә дуслар белән очрашырга, бер-береңә яхшы кәеф белән уртаклашырга менә дигән сәбәп булды.