Б.Арташ "Эх! Яшьлеккэ кайтып килсәң иде"

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2нче октябрь көнне, Олы Арташ авылы клубында, чэй табыны артында "Эх! Яшьлеккэ кайтып килсәң иде" дип исемләнгән матур, җылы ял кичәсе оештырылды.
Иң элек өлкәннәребезне авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Илсур улы котлап китте.
Кичэ матур жырлар белэн үрелеп барды. Олы Арташ һәм Килдебәк клуб мөдирләре, килгән кунаклар арасында бик матур җырлар яңгырады.
Әлеге бәйрәмне оештыручы спонсорларыбыз ООО"Нырты"хуҗалыгы җитәкчесенә, Илдар хәзрәткә, "Кояш" кибете җитәкчеләренә, авыл советына  олы рәхмәтебезне җиткерәбез
Кадерле өлкәннәребезгә исән-сау булып, гаилә җылысын тоеп кадер хөрмәттә яшәргә язсын, киләчәктә бергә-бергә бик күп бәйрәмнәрне каршы алырга насыйп булсын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International