«Хәрәкәт-озын гомер эликсиры»

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

25 сентябрьдә Эзмә мәдәният йортының «Оста куллар» клуб формированиесе катнашучылары белән «Хәрәкәт-озын гомер эликсиры» исеме астында табигатькә экскурсия оештырдылар. Көзге табигать-агачлардагы яфраклар ачык төсләргә әверелеп, әйләнә-тирә дөньяга үзенчәлекле атмосфера бирә торган Әкияти чор ул. Бүген дә өлкәннәр белән табигать буйлап сәяхәт иткәндә матур һава, чыршы исе белән ләззәтләндек. Саф һавада мондый актив ял итү-әхлакый яктан да, физик яктан да сәламәт булып калуның менә дигән ысулы. Походта катнашучыларның барысы да гаять зур заряд һәм уңай хис-кичерешләр алды. Өйгә яхшы кәеф белән һәм рәхмәт әйтеп кайттык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International