«Кабак бәйрәме – 2025»

2025 елның 19 сентябре, җомга

18 сентябрьдә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Кабак бәйрәме - 2025» үткәрелде. Кабак бәйрәме күп кенә коллективларның ныклы әзерлеге нәтиҗәсендә районда ел саен югары дәрәҗәдә уза. Кабак эшләнмәләре, композицияләр ел саен искиткеч, кеше фантазиясенең чиксезлеген күрсәтә. Бу бәйгедә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья-Чурчи, Урта Нырты авыл клублары хезмәткәрләре бергәләп чыгыш ясады. Мәдәният хезмәткәрләре халыкка "Кичке утыру"йоласын тәкъдим иттеләр. Кабактан ясалган тәмле ризыклар, соклар, вареньелар, матур композицияләр һәм көзге фотозона барысын да сөендерде. Без "Иң матур композиция" номинациясендә 3 нче урынны алдык һәм акчалата призга лаек булдык.Шулай ук агитбригадалар чыгышында кабак турында такмаклар җырлап, акчалата приз алдык. Бу искиткеч бәйрәм күңелләребездә җылы тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International