«Туган җирем Герое»-тематик сэгать

2025 елның 10 сентябре, чәршәмбе

29 майда сугыш ветераны, Саба районының Чабья— Чурчи авылында туып-үскән академик Ә.Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Курск дугасындагы сугышларда катнашкан, Украина, Венгрия, Чехословакия, Румынияне азат итү өчен көрәшкән. Аннары Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Өч тапкыр яраланган һәм контузияләнгән, 1 дәрәҗә «Ватан сугышы» ордены, медальләр, шул исәптән ике  тапкыр «Батырлык өчен» ордены белән бүләкләнгән. Ватанны саклаучылар елы кысаларында һәм Ә.Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан 9 сентябрьдә клубта « Туган җирем Герое»  дигэн тематик сәгать узды, клуб мөдире җыелучыларны А.Кәримуллин биографиясенең героик битләре белән таныштырды.  Чарага әзерләнгән күргәзмәдә академик турындагы китаплар һәм фотосурәтләр авылдашларында зур кызыксыну уятты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International