Җәй-витаминнар сезоны. Яшелчәләрнең, җиләк-җимешләрнең сәламәтлегебезгә файдасын тагын бер кат искәртү, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны дәвам итү максатыннан, 15 августта Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Җәй-витаминлы ил» дигән викторина оештырдылар. Чара сәламәтлек турында әңгәмәдән башланды, аннары балаларны витаминнар төшенчәсе белән таныштырдылар, аларның кеше организмында булу зарурлыгы, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булу турында сөйләделәр. Аннары барысы да яшелчә һәм җиләк-җимеш турындагы табышмакларга җавап бирделәр, балалар викторина сорауларына җиңел һәм кызыксынып җавап бирделәр, «витаминлы продуктларда ноталар»танып-белү уенда катнаштылар.
Балалар һәркемгә файдалы витаминнар һәм микроэлементлар булган ризыклар турында бик яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук балалар белән бергә оештырылган җиләк - җимеш-яшелчә күргәзмәсе куелды.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }