14 августта Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре "Татарстанда жэй" программасы кысаларында Заречная урамында кич утыру оештырдылар.
Утырмага барысы да үзләре белән кул эшләре алып килделәр - әзер һәм әле тәмамланмаган эшләр.Шунда ук кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Кичәнең төп герое-гармунчы һәм шагыйрь Ринат абый, ул бик күп халык көйләрен һәм үз иҗатының шигырьләрен башкарды.
"Мондый чаралар безнең өчен бик мөһим, - дип уртаклашты Тагъзимә апа. - Алар безнең традицияләрне сакларга ярдәм итә һәм бу һәрвакытта да көндәлек ыгы-зыгыда күреп булмаган дуслар һәм күршеләр белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек".
Кичә тәмамланганнан соң авыл халкы рәхмәт сүзләрен кызганмады.
p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }