«Дуслык» агитбригадасы чыгышы

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

14 август көнне Олы Нырты, Килдебәк мәдәният йорты, Язлы Арташ, Олы Арташ, Чабья Чурчи авыл клублары берлектә,«Дуслык»  агитбригадасы белән," Нырты" күмәк хуҗалыгы басуларында эшләүче ,кыр  батырлары   алдында  чыгыш ясадылар. Көнне- төнгә ялгап эшләүче  комбайнчылар  һәм  аларның ярдәмчеләренең, җыелган икмәкне амбарга ташып урнаштыручы шоферларның    төшке  ашка  туктаган  вакыты иде. Агитбригада  членнары,   игенчелэребезгэ,  берсеннән- берсе  матур  җырларын  буләк  иттеләр, матур шигырь юллары аша изге теләкләрен җиткерделәр.

Гармунчы Локманов Радикның дәртле көйләренә  ,  алдынгы    комбайнчылар үзләре дә кушылып җырладылар.Игенче  хезмәтенең   абруе  ,  яшәү  мәгънәсе  турындагы  җырлар- һәркемне уткәнгә  борылып  карарга ,  кылган  гамәленэ  бәя  бирергә ,   тормыш  асылы  турында   кабат  уйланырга  мәҗбүр  итте.Шунысы куанычлы, өлкәннәр белән бергә басуда яшьләр дә тырышып эшли. Игенчеләребезнең гимнына  әверелгән    «Чайкала  иген  кырлары»  җырына, бик  рәхәтләнеп, кушылып  җырладылар. Әлеге матур очрашу һәркемнең күңелендә  җылы хисләр уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International