8 августта Сулэ авыл клубында "коррупция турында сез нәрсә беләсез?" дигән әңгәмә уздырдылар.Әңгәмәне алып баручы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә илдә җитди проблемаларның берсе булып коррупция тора. Һәм бу тема буенча тыңлаучылар өчен Коррупция тарихына экскурсия ясады, коррупциянең нәрсә булуы, коррупция формалары турында сөйләде. Әңгәмәдә катнашучылар коррупция формаларына ришвәт, акча туздыру, янап куркытып алу, фаворитизм һәм вазифаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану керүен белделәр. Соңыннан балаларга коррупция турында тәкъдим ителгән вәзгыятьләрне тикшерделәр, анда актив фикер алыштылар һәм ситуацияләрдә коррупциянең нинди формалары барлыгын дөрес атадылар. Шулай ук коррупция эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгы нормалары белән таныштык.
Әңгәмә азагында катнашучылар коррупция - тискәре күренеш, ул җәмгыять нигезләрен какшата, үсешкә куркыныч тудыра, дәүләт органнарына ышанычның кимүенә китерә, икътисадны, җәмгыятьнең әхлагын җимерә дигән нәтиҗәгә килделәр.