«Светофорның каникуллары юк» - танып-белү сәгате

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

10 август көнне Чабия-Чурчи авыл клубы һәм  Олы Нырты авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Светофорның каникуллары юк»дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар светофор тарихы, юл билгеләре, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Викторина сорауларына актив җавап бирделәр, тема буенча пазллар җыйдылар. Чара азагында катнашучыларга җәяүле һәм велосипедчы өчен белешмәләр өләштеләр. Барлык балаларның да юл йөрү кагыйдәләрен белүе бик мөһим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International