1 июнь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Планета детства» балалар Сабантуе узды. Чараны Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре модель һәм балалар китапханәләре белән берлектә оештырдылар. Балалар төрле милли уеннарда һәм бәйгеләрдә бик теләп катнаштылар, капчык киеп сикерделәр, авызларына кашык белән йомырка кабып йөгерделәр, чүлмәк ваттылар һ.б. Балалар ярышларның һәр төрендә актив катнаштылар, бүләкләр алдылар. Чара музыка, концерт номерлары белән үрелеп барды, бәйрәм кәефе тудырды. Балалар сабантуе барлык катнашучыларга җәй буе күтәренке кәеф бирде.