Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
рус
тат
Афиша мероприятий
МБУ «Сабинская централизованная сельская клубная система»
"Физкульт-сәлам»-уен программасы
2025 елның 10 августы, якшәмбе
Мәктәп каникуллары дәвам итә һәм бу балалар өчен иң күңелле һәм шатлыклы чор. Чабья-Чурчи авыл клубы мөдире балаларның ялын төрлеләндерергә тырыша: викториналар, спорт, уен программалары үткәрә. 9 августта клубта Физкультурачылар көненә багышланган спорт-уен программасы үткәрелде. Чара сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны популярлаштыруга багышланган иде. Һәр кешенең төп кыйммәте – сәламәтлек. Сәламәт, нык һәм көчле булып үсәргә спорт ярдәм итә. Физкультура белән шөгыльләнү файдалы, ә күңелле физкультура белән – икеләтә. Иң мөһиме спорт уеннарында нәтиҗә түгел, ә дуслар белән аралашу шатлыгы һәм сәламәтлеккә файда. Барлык катнашучылар да зур ләззәт һәм бик күп тәэсирләр алдылар. Бәйрәм балаларга ярышу рухын күтәрергә, командада эш итә белергә, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте.
Тэги:
Чәбья-Чүрчи авыл клубы
Чәбья-Чүрчи авыл клубы
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
2
июнь, 2026 ел
Б.Арташ "Волшебная страна-детство"
«Тылсымлы ил - балачак» исемле уен программалары 2026 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан төрле учреждениеләрдә узды. Бездә Олы Арташ авыл клубында бу хәл бүген, 2 июньдә булды. Яшь кунакларны күңелле эстафеталар, хәрәкәтчән уеннар, табышмаклар һәм башваткычлар көттеләр, дәртле музыкага уеннар, шулай ук иҗади биремнәр - балалар асфальтта акбур белән кояш һәм үз хыялларын ясадылар.
1
июнь, 2026 ел
"Дуслык каруселе"
1 июнь көнне Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Дуслык" мәктәп лагере белән берлектә "Дуслык каруселе"балалар сабантуе үткәрделәр. Бу бәйрәмдә, балалар татар халкының гореф-гадәтләре, халык уеннары белән таныша , шуңа күрә мондый чараны оештыру балаларга патриотик, милли тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Тантаналы ачылыштан соң уеннар башланды. Чүлмәк вату, таяк һәм аркан тартышу, капчык киеп йөгерү - барлык бу ярышларда да балалар зур энтузиазм белән катнаштылар. Алып баручылар балаларның күңелен ачты-тизлеккә, бии белүгә һәм зирәклеккә милли конкурслар үткәрде! Балалар "Алтын балык" тотуда күзләрен йомып әйберләр кисүдә дә ярыштылар. Уеннарда катнашучыларның һәркайсы бүләккә лаек булды. Бәйрәм азагында күңелле көй уйнап җибәрде, барысы да туйганчы биеделәр. Балалар Сабантуе күңелле һәм эчтәлекле узды. Бер генә бала да призсыз калмады.

31
май, 2026 ел
Бездән зарядка-сезнең өчен сәламәтлек»дигән флешмоб
28 май көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре өлкән буын өчен «Бездән зарядка-сезнең өчен сәламәтлек»дигән флешмоб үткәрделәр. Барлык катнашучылар да ритмик музыка астында файдалы күнегүләр һәм бию хәрәкәтләрен рәхәтләнеп башкардылар. Җиңел йөгерү, иелү, гәүдәне бору, чүгеп утыру, кул хәрәкәтләре һәм башка бик күп күнегүләр. Зарядка организмны тонизацияли, сөяк-мускул аппаратының ныгуына, йөрәк-кан тамырлары, сулыш, нерв системаларының үсешенә ярдәм итә. Көн буена күтәренке, шатлыклы кәеф тудыра. Көндәлек күнегүләр белән шөгыльләнүгә гадәт тәрбияли.Барлык катнашучылар да яхшы кәеф һәм активлык йоктырдылар, зарядка, хәтта иң кыскасы да, көн буена күңел күтәренкелеге бүләк итәр .
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз