11 июль көнне Курсабаш мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә урам концерты үткәрделәр. Концерт программасын тамашачылар җылы каршы алды, чөнки җәй саен ял якынлаша, эшләр югарыга күтәрелә, тирә-юньдәгеләр сөйкемлерәк һәм ягымлырак була башлый, иң мөһиме елмаясы, җырлыйсы һәм биисе килә, нәкъ менә шушы кәефне безнең артистлар үз тамашачыларына бирергә тырышты. Үзешчәннәр мәхәббәт, җәй турында заманча һәм халык җырларын башкардылар, дәртле биюләр күрсәттеләр.Тамашачылар сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләп җылы сүзләр кабул иттеләр, ә алардан көчле алкышлар яңгырады. Без барыбызга да җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтле!