"Яшел даруханә": дару үләннәре дөньясына экскурсия.

2025 елның 19 июле, шимбә

18 июль көнне Яңа Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен чираттагы экологик чара - "Яшел даруханә" : дару үләннәре дөньясына экскурсия үткәрделәр. Чара табигатьтә узды, анда балалар үзләре файдалы үсемлекләр эзләделәр. Балалар кирәкле үсемлекне бик тырышып эзләделәр һәм әйләнә-тирәдә файдалы үсемлекләренең күп үсүенә гаҗәпләнделәр.

Мәдәният хезмәткәрләре балаларны Татарстанда үсә торган дару үсемлекләренең төрлелеге, аларны җыю, киптерү, саклау һәм куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар юкка чыгу куркынычы янаган дару үсемлекләре, Кызыл китапка кертелгән сирәк төрләр турында белделәр. Үсемлекләр патшалыгына чумгач, балалар ромашка, меңъяфрак,кычыткан, тузганак һәм башка дару үләннәренең файдалы үзлекләре белән таныштылар. Шулай ук «Дару үсемлекләре турында табышмаклар», «Yсемлекне билгелә», «Түтәлдән витаминнар» этапларыннан торган мавыктыргыч «Шифалы тубал» викторинасы үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән табышмакларны чиштеләр, шифалы үләннәр турында фикер алышуларда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Балалар күңелле һәм файдалы итеп вакыт үткәрделәр.

p { line-height: 100%; text-align: justify; background: transparent; page-break-before: auto }p.western { font-family: "PT Astra Serif", serif; font-size: 14pt }p.cjk { font-size: 10pt }a:visited { color: #800000; so-language: zxx; text-decoration: underline }a:link { color: #000080; so-language: zxx; text-decoration: underline }

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International